Казанда Донецк һәм Луганcк Халык Республикаларында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю үзәкләре эшен дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр вакытлыча урнаштыру урыннарына беренче кирәк-яраклар китерә ала.
Балалар әйберләреннән алып, канцелярия товарларын, мендәр, юрган, озак вакыт саклана торган ашамлыкларны, көнкүреш техникасын китереп тапшырырга мөмкин.“Мы вместе – Без бергә “ штабы берничә адрес буенча эшли. Шуларның берсе — Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында, эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 6га кадәр ачык. Шулай ук иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр Маяковский урамы, 24а адресы буенча да ярдәм җыела. Республика предприятиеләреннән кирәкле товарлар җыю өчен Беренче Вольская урамы, 2 йортта склад ачылды.