Казаннан гуманитар йөкнең чираттагы партиясен Луганск Халык Республикасына озаттылар. Бу юлы республика халкыннан җыелган җиде миллион сумлык берничә тонна медицина препаратлары.
Хәзер Луганск хастаханәләренә дарулар бик тә кирәк.Кирәкле медицина препаратлары исемлеген Донецк һәм Луганск халык республикларының оператив штабыннан җибәрделәр. Документларны рәсмиләштерүгә Дәүләт Думасы депутатлары ярдәм итте.
Титр Маяковский урамы, 24 а
Мохтаҗларга башка төрле кирәк-яраклар, кием-салым җыю дәвам итә. Аларны Казанның Маяковский урамы, 24 а йортта урнашкан пунктта кабул итәләр.