Гуманитар ярдәм күмәк көч белән туплана. Бу көннәрдә Саба районының төрле оешмалары, авыл җирлекләрендә эшләүчеләр токмач кисү белән мәшгуль. Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре дә акциягә теләп кушылган.
Йомырка, тоз, он. Шушы өч бергәлектән җанга сихәт, тәнгә көч бирүче аш токмачы барлыкка килә. кайнар шулпага салып җибәрсәң, мондый аштан кем генә баш тартыр икән.
Безнең халык аш ярата. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ялга кайтканда нәкъ менә өйдә пешкән ашны сагынуларын әйтә. Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре күмәкләшеп камыр басу, токмач кисү эшенә алынганнар. Бу көннәрдә район күләмендә төрле оешмаларда, шулай ук авыл җирлекләрендә дә әлеге эш акциягә әйләнде.
Коллективта эшләүче 30 дан артык хезмәткәрнең күпчелек өлешен хатын-кызлар алып тора. Көн дәвамында кемнең җае бар, җыелып, эшкә тотыналар. Белгән эш берәүгә дә кыенлык тудырмый. Хәзергә 6кг нан артык токмач кискәннәр. Күмәк эш тау күчерә ди шул, халкыбыз да.
Күңел җылысын салып әзерләнгән бу ашлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның тәннәренә дә, рухларына да көч бирсен дип телисе генә кала.
Миләүшә Мусина, Райлә Галәвина, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.