Беренче көннәрдән үк татарстанлылар конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә активлык күрсәтте. Исегезгә төшерәбез пандемия шартларында сәламәтлекне саклау максатыннан тавыш бирү 25 июньдә үк башланган иде. Гражданлык бурычын үтәүдә кемнәр үрнәк булды? Бу хакта хәбәрчеләребезнең махсус репортажы.
Хәл-әхвәлләрең әйбәт, сау-сәләмәт булсаң, димәк сайлау участогына барырга ярый. Чөнки сайлауга килүчеләрнең иң элек температурасы үлчәнә. Тавыш бирүнең беренче көннәрендә үк татарстанлылар активлык күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 нче июньдә үк тавыш биреп үрнәк күрсәтте.
Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Конститутициягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирү өчен 43 нче сайлау участогына килде.
Премьер министр урынбасары Васил Шәйхразиев, шулай ук Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тавыш бирүдә катнашып гражданлык бурычларын беренчеләрен рәтендә үтәде.
Участокларларга килүчеләр үзләре дә куркынычсызлык чараларын игътибар белән өйрәнә. Бу җәһәттән дин әһелләре тавыш бирүгә килүчеләр өчен сәламәтлекне саклау чаралары куелышыннан канәгать.
Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр буенча гомумроссия тавыш бирү җыенысы җиде көнгә сузылды.
Мөршидә Җиһан Диана Василова. Ренат Сәхибгәрәев.