Соңгы вакытларда барыбызны да борчыган бер сорау — туган телебезне саклау, ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, телебезне үстерү, буыннардан-буыннарга тапшыру. Шушы билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла.
Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды. Тулырак Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов видеоязмасында.
Милли тел язмышы ул — милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый.
Үткән 2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен , мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү гранты булдырылды һәм шушы грантларны отучы балалар бакчалары һәм мәктәпләре билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Казан шәһәре Совет районының җиңүче мәктәпләре һәм балалар бакчаларында булып, аралашып кайтты.
Бүген мәгариф оешмаларының эшчәнлеге Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларына нигезләнә. Россия Федерациясенең милли мәгариф сәясәт концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерүгә йөз тотып төзелгән республика һәм шәһәр программалары милли мәгарифне үстерүгә, аның тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә зур этәргеч ясый.
Совет районда 31 белем бирү оешмасы рус телендә белем бирә, аларның икесе рус этномәдәни компоненты булган мәктәп, 8 мәктәп татар телендә белем бирүче мәгариф оешмасы, балалар бакчасының 30 ында татар телендә тәрбия эшләре алып барыла. Балаларны кече яшьтән үк туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен балалар бакчаларында барлык шартлар да тудырылган.
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе