Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында рекордлы күләмдә, төгәлрәге
1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелды. Чагыштыру өчен Татарстанда 2017 елда – 160 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган.
Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлектә Балык Бистәсе Питрәч һәм Сарман районнары. Шулай ук Республикабызның башка районнары да зур активлык күрсәтте дип белдерде Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.