Бүген Яшел Үзән судно төзүчеләренең бәйрәме. Горький исемендәге заводта. «Чайка СПГ» пассажирлар экскурсия судносын суга төшерәчәкләр . Февраль аенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында судноны җыюга керешкәнннәр иде. Бу сыекландырылган табигый газда эшләүче судно төзү буенча илебездәге беренче тәҗрибә.