4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Россиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Халкыбызга элек-электән хас сыйфат “Бердәмлек“. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Буа районы Яңа Тинчәле авылы халкы да, үзенең гүзәлеккә төренгән авылына ашкынып кайта. Бердәмлек бәйрәмен олылап үткәрә.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – Илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән һәм ул күпмилләтле халкыбызныңның бердәмлегендә.
Татарстанлыларга диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләрнең үзара тыгыз бәйләнеп яшәү төшенчәсе- аерылгысыз. Шуңа да Яңа Тинчәлеләр өчен дус булып, ярдәмләшеп, бер берең белән иңне иңгә куеп эшләү-тормыш девизы.
Яңа Тинчәлеләр, бу көнне өчләтә бәйрәм үткәрде, көзге уңыш бәйрәменә дә нәтиҗә ясадылар: олы бүләкләрне дә бердәмлек көненә туры китереп тапшырдылар. Зурдан кубып оештырылган бәйрәмгә ямь өстәп, татар милләтенең талантлы артистлары тамашасы да зур бүләк булды.
Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге.
Яңа Тинчәлеләрнең тырыш хезмәте, туган якка, туган авылга, анда яшәгән эшчән халкына булган игътибарлык, игътирамлык, хөрмәт, тотрыклы, матур тормыш билгесе.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Наилә Нәҗипова, Ринат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары өчен Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан.