Бу көннәрдә Минзәлә театрында шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа” дип исемләнгән фестивальнең гала – концерты узды. Әлеге фестиваль унынчы тапкыр үткәрелеп, республикакүләм уза.Чарада Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай, Саба, Мамадыш районнарыннан килгән балалар һәм өлкәннәр катнашты. Бөек шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның иҗаты күпләрне канатландыра. Минзәлә татар дәүләт драма театрында аның иҗатына багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды.
Катнашучылар биредә Гөлшат Зәйнәшевага багышланган күргәзмә белән дә хозурлана алды, өстәвенә танылган шәхеснең тормыш юлы, иҗаты белән дә таныштырып үттеләр.
Чыннан да Гөлшат Зәйнашева татар әдәбияте, сәнгатенең төрле өлкәләрендә уңышлы иҗат иткән күпкырлы шәхес. Шагыйрәнең бала чагы Югары Тәкермән авылында үтә, Минзәлә педагогия училищесында укый. Гөлшат Зәйнашева шагыйрь генә түгел, аның бер пәрдәлек пьесалары да шактый. Минзәлә театры сәхнәсендә генә дә аның 5 әсәре сәхнәләштерелә. Гала-концертта да аның берничә әсәре тамашачыга тәкдим ителде. Җырлары, шигырьләре кебек үк пьсалары да гади тел белән, халыкчан һәм тормыштан алып язылган.
Шулай ук әлеге чарада видеоязма аша Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Гөлшат Зәйнәшева турында истәлекләре белән уртаклашты.
Фестивальда төрле районнардан катнаштылар.