22 сеннән-26 ынчы ноябрьгә кадәр Казан каласы бик күп талантлы яшьләрне Россиянең балалар әдәбияты -язучылар, шагырьләр, тәрҗемәчеләрне- “8 енче “Глаголица” бәйсез әдәби премиясе”нә дәгъва кылучыларны үзенә җыйды. Әдәби конкурста катнашучыларның хезмәтләре җыеп алып тикшерелгәннән соң, жюри әгъзалары нәтиҗә ясады. Бүләкләү тантанасында безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә булды.
«Глаголица» 8 енче Бәйсез әдәби премиясе – бөтен дөньядан яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр өчен ике телле халыкара проект, эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителде. Гомумән алганда, премиягә дөньяның 19 иленнән 1400 гә якын әсәр тапшырылган. Әдәби конкурста рус һәм татар телләрендә яза торган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша алды.
Яшь авторларның эшләрен Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары: Нина Дашевская, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Алена Каримова, Ольга Варшавер, Рифат Сәлах, Ася Петрова һәм башка танылган авторлар бәяләде. Премия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Бәллүр ябалак һәм кыммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әйе, күңелем тели, мин оештырмасам, кем оештырыр. Шуңа күрә дә, бернигә дә карамый, авырлыклар булса да, өемдә ирем, балаларым көтеп торса да мин чын күңелдән бу эшне башкарам, күңелемә рәхәтлек алам.
Һәр елны Татар телле язучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев та билгеләп үтә. Роберт Миңнуллин исеме дә һәр елны искә алына, чөнки иң беренчеләрдән булып әлеге премиягә олпат шагыйребез лаек булган иде. Премияне оештыручы һәм гамәлгә куючы булып «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды чыгыш ясады. «Глаголица» премиясе — коммерциягә нигезләнмәгән проект, шуңа күрә оештыру кертемнәре каралмаган.