Хөрмәтле телевизор караучылар, әлеге тапшыруны тулы килеш алдагы программаларда күрә аласыз Безнең тапшыруларны күзәтеп барыгыз.
Милли гимназияне конкурентлыкка сәләтле итү, гимназиянең милли йөзен булдырып, аны үсеш юлыннан алып бару, көчле педагогик состав белән укыту сыйфатын күтәрү, ә иң мөһиме, укучыларда милли үзаң тәрбияләү — бу максат-бурычлар бердәм административ команда, үз эшләрен яраткан педагогик коллектив һәм әти-әниләр белән бергә гамәлгә ашырыла. Сүзебез, Каһарман язучы Абдулла Алиш исемен йөрткән 20 нче Татар гимназиясе турында. Бүгенге көндә мәктәпләрнең хәле ничек? Ничек әти- әниләрнең мәктәпкә тартырга? Балаларга нинди белем- тәрбия бирергә һәм мәктәпләргә кагылышлы башка сорауларга безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов җавап эзләп йөри.
Татар телендә белем һәм милли тәрбия бирүче Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе, Татарстан Республикасы Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары нигезендә 2001 нче елда элеккеге балалар бакчасы бинасында ачыла. Бүгенге көндә 45 укытучы заман таләпләренә туры килгән зур һәм матур бинада, җиһазландырылган сыйныф бүлмәләрендә 700 дән артык балага белем һәм тәрбия бирә.
Укучылар гимназиядә татар, рус һәм инглиз телләрен генә түгел, фәннәрне дә чит телдә өйрәнәләр. Укытучылар укыту-тәрбия процессын Каюм Насыйриның “Әгәр берәү чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил дәрәҗәдә белергә тиеш”-дигән тәгълиматына таянып эш итәләр. Полилингваль белем бирү – ул заман таләбе дә. Башлангыч сыйныфларда фәннәр инглиз телендә укытыла. Бүгенге көндә югары сыйныфларда да бу тәҗрибәне дәвам итү өстендә эш алып барыла.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары