Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүен тагын бер атнага озайттылар.
11 августта кадәр республикада IV класслы янгын куркынычы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.