Әгерҗе районындагы Кызыл Наратлыкта үткән халыкара пленэр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 50дән артык танылган рәссамны җыйган. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Рәссамнар 15 көн дәвамында 50 дән артык картина һәм этюд язу өчен бөтен көчләрен куеп эшләде, киләчәктә аларны мәдәният белемен күтәрү өчен Әгерҗе районына бүләк итерләр.
Кызыл Наратлык Камага коя торган искиткеч матур урында урнашкан. Рәссамнар 36 градуслы эсседә эшли-кояшның кыздыруына чыдарлык түгел. Шуда да кыл-каләм осталары иртәнге сәгать дүрттә үк этюдлар яза башлыйлар, шулай уккояш баешын һәм айлы төннәрне язалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пленэрда катнашучылар этюдлар гына язмыйча, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар. Шулай ук, Кама ярында ачык массакүләм пленэр узды, аның кысаларында теләге булган һәркем рәссамнарның ничек эшләвен күзәтә, алар белән сөйләшә ала иде.
Пленэр федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында уза. Быел “Салават күпере сәләтләре” балалар иҗат йорты федераль конкурста ярты миллионга якын сумлык грант отты. Проект Президентның мәдәни башлангычлар фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов.