Түбән Кама шәһәренең Вахыйтов проспектындагы, 15 нче йорт яшәүчеләренә 4 ел элек төптән аерылган газ өчен түләү килә. Әйтергә кирәк, тулай торактагылар үз бүлмәләрендә электр плитәсендә пешерәләр. Йорт яшәүчеләре ай саен 70 сум түләп торудан арган. Шәһәрнең идарәче компаниясе нәрсә ди? Хәбәрчебез Рушания Сибатова кызыксынды.
Минзилә Мохтарова ай саен килгән квитанциягә карый да шакката. Кулланмаган газ өчен сумма килә дә килә. Югыйсә, хатын-кыз 2016нчы елда әлеге бүлмәне сатып алганда, гомүм кухняда газ инде булмаган.
Идарәче компаниягә гаризалар язу әлегә нәтиҗә бирмәгән. Әйтергә кирәк, булмаган газ өчен башка катта яшәүчеләр дә түли икән. Югыйсә, анда плитәне инде күптән аерып куйганнар.
Әлеге сумма әле бер хуҗага гына туры килә. Хатын-кызлар белдерә, бу дөрес түгел. Түләмәсәң, әҗәт җыелыр, дип борчылалар. Яшәгән йортлары 17нче торак коммуналь хуҗалыгы предприятиесенә карый. Газ плитәләренең булмаулары турныда алар бездән генә белделәр. Яңа хуҗага күчкән вакытта йорт башка идарәче компаниягә караган булган. Коммуналчылар бу проблеманың асылына төшәргә сүз бирделәр. һәм тулай торак яшәүчеләрен, үзләрендә көтеп калалар. Без вакыйгалар барышын күзәтеп барачакбыз.