Татарстанда яшәүчеләр бушлай газны тоташтыруга 14 мең гариза биргән. Ил Президенты карары буенча, зәңгәр ягулыкны участок чикләренә кадәр бушлай кертәләр. Газны бакча ширкәтләренә тоташтыру мөмкинлекләре дә бар.
Газны бакча ширкәтләренә тоташтыру мөмкинлекләре дә бар
Татарстанда 18 мең йорт газ кертүгә заявка бирелгән. Президент программасында катнашуга шулкадәр кеше дәгъва итә. 2023 ел азагына кадәр 10 мең кешегә газ кертелә. Программа буенча торбаларны җир участогы чигенә кадәр сузалар. Бакчачылык ширкәтләре өчен шартлар башкача.
Бакча ширкәтләрендә газ кертүнең үзенчәлекләре бар.Бушлай торбалар бакчачылык ширкәтләре чигенә кадәр генә сузыла, ә эчтәге территориядә кешеләр үзләре түләп кенә, йортларны газга тоташтыра ала.
Участко территориясе өчен хуҗа җаваплы. Сайлау мөмкинлеге бар – коммуникацияләрне өйгә кадәр газ хезмәте яки коммерция компаниясе үткәрә.
Ставкалар билгеләнде. Уртача алганда, җир участогы эчендә –торбалар сузу 60 мең сумга якын, тагын казан, счетчик һәм плитәгә түләргә кирәк. Бәяләрне карау мөмкинлеге бар.
Аз керемле, күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына 80 мең сумга кадәр субсидия бирелә. Аларга гаризалар социаль яклау бүлекләрендә кабул ителә. Республикада 600 йорты коммуникацияләргә тоташкан. Тоташтыру өчен коммуникацияне дәүләт хезмәтләре порталы яки район газ хезмәте офислары аша җайга салырга мөмкин.
Диана Василова, Татарстан яңалыклары.