Сөрем газы белән агуланудан сак булырга кирәк.Узган төннәрнең берсендә Казандагы бер гаиләдә чак кына фаҗига булмый калды. Беломорский урамында бер хатын-кыз һәм балалары газ белән агуланган. Бәхеткә, аларны аңсыз килеш гаилә башлыгы күреп ала, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырталар.
Ир фатирда газ исен тоеп, күршесенә мөрәҗәгать итә.
Күршем шакып, бездә газ исе юкмы дип сорады. Юк дип җавап кайтардым. Ул беренче булып, миңа мөрәҗәгать итте.
Шуннан соң ашыгыч хезмәтләрне чакырталар. Ул арада хатыны һәм балалары хәлсезләнә. Табиблар хатыннын, 14 һәм 16 яшьлек үсмерләрнең сөрем газы белән агулануын ачыклый, балаларны хастаханәгә озаталар.
Хрипак Зөһрә Гобәйдуллина балалар республика клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе
Хәзерге вакытта алар диагностика бүлегендә, барлык кирәкле медицина тикшерүләре үткәрелә, балаларның хәле канәгатьләнерлек, тотрыклы.
Аларны тиздән чыгаралар. Бу хәлгә тикшерү органнары, прокуратура игътибар иткән.
Хрип Руслан Галиев Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе
Әлеге факт буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды. Шуның белән бергә,прокуратура һәм профильле ведомстволар тарафыннан газ җиһазларын куллану өлкәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итү чарлары буенча тикшеүр үткәрелә.
Хәзер урында белгечләр эшли, газ белән тәэмин итү һәм җилләтү системаларын тикшерәләр. Гадәттән тыш хәлгә берничә көн кала, белгечләрнең бу йортка килүләре турында әйткәннәр. Берничә ел элек бу йортка сөрем газы белән агулану очрагы булган.
Моннан берничә ел элек беренче катта бер ир газдан агуланып үлгән иде. Яхшы хәтерлим. Иднгә егылып, хәле кинәт начарланган, ә хатынга вакытында ярдәм күрсәтәләр.
Быел Татарстанда сөрем газыннан дүрт кешенең гомере өзелгән, 55 кеше зыян күргән.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.