Шушы көннәрдә Татарстанда бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале булды.
Быел ул әдипнең туган көне белән беррәттән вафатының 205 еллыгына да багышланды. Державин шигърият фестивале чаралары Лаеш районында узды. 2021 елда әдәбият өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге премия лауреаты исеменә язучы Иванова Ольга Ефимовна өч романнан торган «Нурсолтан», «Гәүһәршад», «Сөембикә» трилогиясе өчен лаек булды. Бөек шагыйрь Гавриил Романович Державин – татар морзасы Бәхрим Ибраһим оныгы булган. Аның чыгышы ике милләтнең якынлыгын һәм тарихыбызның уртаклыгын күрсәтә. Державин исемендәге фестиваль шагыйрьнең халыкларны берләштерүче күпер булуын дәлилли.