Гореф-гадәтләр безне ата-бабаларыбыз шәфкатенә, аларның яшәү ысулына, тормыш тәҗрибәсенә тоташтырып тора. Дөнья иминлеге тамырларда. Гасрылардан килгән мирасыбызны саклап килүче милләттәшләребез бүгендә шактый. Шундыйларның берсе Риваять Төрки-татар этникасы ансамбле. Шушы көннәрдә ул 10 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы кичәдән безнең репортаж.
Риваять – буыннан буынга ата-бабаларыбыздан бугенге көнгә кадәр сакланып килгән халык аваз иҗаты. Дистә еллар буена туплаган хәзинәгә тиң композицияләр, халкыбызның мәдәни мирасы булган биюләре, җырлары, уен кораллары. Боларның барысында Риваять ансамбле үз эченә сыйдырган. Риваять дигәч борынгы чорлар күз алдына килә, ансамбльгә 10 яшь кенә булса да халык мәхәббәтен яуларга өлгергән. Гореф-гадәтләргә нигезләнгән, милли үз аңны күтәрүдә бик зур өлеш кертә. Данлыклы, шөхрәтле тарихыбызны чагылдыра.
Юбилей булгач мәртәбәле кунаклар да була әлбәттә. Мәдәният министры исеменнән массакүләм мәгълүмәт чаралары һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөня татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады. Бөтендөня татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров ансамбльне татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының халыкара берлеге медале һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Төрле илләргә йөрибез. Хәтта Кытайдан Уракчы кыз җырын башкача яңгыравын ишетеп алгач шундук үзебезгә язып алып кайттык. Татарларның ничек Кытайга күчеп килүләре турындагы риваятьләрдә баетты безнең ансамбль репертуарын ди җитәкчеләре.
Шунысын да әйтергә кирәк төркемнең җитәкчесе башта Сорнай этно-фольклор ансамблендә иҗат канатларын ныгыта. Шуннан иҗатташ дуслары белән уз төркемнәрен булдыралар. Ансамбльнең эшчәнлеге сәхнәдә чыгыш ясау белән генә чикләнми. Алар айдиоҗыентыклар чыгара, балалар бакчасында дидактик материаллар белән ярдәм итә, яшь буынга мирасыбызны түкми-чәчми җиткереп килә.
Халкыбызның рухи мирасын, гасырлардан гасырларга күчеп килгән ядъкәрләребезне барлап, өйрәнеп, аны киң катлам тамашачыга затлы, зәвыклы рәвештә җиткереп килә. Һәрбер тамашада татарның бөеклеге, горурлыгы чагыла. Татар халкы яшәгән төбәкләрдә, эш сәфәрләре белән барганда, гастролләр белән йөргәндә тамашачы тарафыннан чыгышлары һәрвакыт җылы кабул ителә.
Алия Галиуллина, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары