Казан Кремленда “Ялкын журналына» 100 ел булу уңаеннан “ Ялкын фест” дип исемләнгән балалар фестивале уздырылды. Әлеге бәйрәмгә Республикасы Рәисе дә тамаша кылып, 100 еллык тарихы булган журналның редколлегиясе белән танышты, популяр блогерлар белән аралашты.
Казан Кремлена таба халык агыла, биредә 1 гасырдан артык тарихы булган “Ялкын” журналының юбилеен билгелиләр. «Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы», «Пионер каләме” бүгенге көндә “Ялкын” журналы. Мәктәп елларында ук каләм тибрәтүчеләр өчен журналистика дөньясына юл күрсәтүче, чаралар ярдәмендә яшьләрнең төрле өлкәдә тәҗрибә арттырган “Ялкын” журналына быел 100 ел.
“Ялкын” журналы безнең мәдәниятебезне, традицияләрне, туган телне саклау өчен зур өлеш кертә. Бу турыда Татарстан Рәисе дә ассызыклап үтте.
Бүгенгө көндә “ Ялкын” журналы командасы журнал чыгару белән чикләнеп калмый, алар социаль челтәрләрне дә актив алып баралар, кызыклы һәм файдалы сәхифәләрне видео аша киң аудиториягә җиткерәләр.
“Ялкын фест” чарасына 35меңнән артык кеше килгән, биредә татар телендә башкарылган җырлап тыңлап, Тарих» аллеясендә «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныша алды.
Динә Нәҗметдинова, Искәндәр Төмәнев, Татарстан Яңалыклары