«Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар 22 сентябрьгә кадәр озайтылды.
Ә 30 сентябрьдә беренче сайлап алу туры башлана. Юбилей сезонында яңалык кертүчеләр күп булыр дип көтелә. Әйтик, фестиваль тарихында беренче тапкыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы үз гаризасын тәкъдим итәргә ниятли. Шулай ук фестивалнең тагын бер яңалыгы катнашучыларның яшь чикләве 45кә кадәр арттырылды.
Республика Президенты Рөстәм һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе ярдәмнәре белән үтүче проектта катнашырга Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда белән дә чыгыш ясый ала. Алар үз сәләтләрен “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, һәм башка ” номинацияләрендә дә күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.