Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итү 31 октябрьдә тәмамлана. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.Түләү 6дан алып 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бирелә. Бер тапкыр бирелә торган пособие 10 мең сум тора.
Шулай ук түләү 18-23 яшьлек инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган укучы кешеләргә дә бирелә. Балалар, аларның әти-әниләре, опекуннар яки попечительләр Россия гражданлыгына ия булырга, ил территориясендә яшәргә тиеш. Тулырак мәгълүмат пенсия фонды сайтында.