Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы йомгаклары нинди? Төрле милләтләрне берләштерүдә ел буена дәвам иткән чараларның әһәмияте нәрсәдә? 2021 нче республика парламенты өчен нинди төп вакыйгалар белән истә калды?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры Дәүләт Советы эшчәнлегендәге шушы һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланды. Студия кунагы – республика парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйләнә-тирә мохитны саклау, азык-төлекнең сыйфатын яхшырту буенча контроль органнары эшчәнлеге турында тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирде. Халык ышанычлысына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.