Без Рус фонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итәбез. Гали Мифтахетдинов та безнең ярдәмгә мохтаҗ. Малай сирәк очрый торган генетик авырудан интегә, дәвалау өчен акча кирәк. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Актив уеннар урынына ишегалдында өстәл уеннары, дуслар белән аралашу урынына — өйдә уту. Гали Мифтахетдиновка 10 яшь. Сирәк очрый торган генетик авыруы булу сәбәпле, ул күп вакытын өйдә генә уздырырга мәҗбүр. Теләсә нинди инфекция вакытында тән температурасы күтәрелә, көчсезлек һәм авырту сизә. Бер яшьтән бирле шулай.
Альбина Мифтахетдинова әнисе:»Башта хәле бик авыр булмады, 2-3 айга бер тапкыр тамагы авыртты. Авыртулары ешая башлагач, аны иммунологка консультациягә җибәрделәр. Күп тапкырлар тикшерделәр.»
Әти-әнисе Галинең хәле яхшырсын, башка малайлар кебек актив яшәсен, аерылып тормасын өчен барысын да эшлиләр. Хәзерге этапта авыруларының кабатлануын туктатырга кирәк. Ә моның өчен кыйммәтле дарулар кулланып, дәвалау курсын узу зарур.
Гали 10 яшьлек малай, 2020 нче ел башыннан алып, Дмитрий Рогачев исемендәге иммунология бүлегендә даими күзәтүдә тора. Хәзерге вакытта аңа беренчел иммунодефицит диагнозы куелган. Баланың төрле әгьзаларында ялкынсыну очраклары күзәтелә. Аның хәлен яхшырту өчен кыйммәтле препаратлар кулланып, дәвалау терапеясын үтәргә кирәк.
Терапия Галигә үсәргә, ныгырга, киләчәктә үз хыялларын тормышка ашыру өчен зарур. Малайның инженер — конструктор буласы килә.
Дәвалауга 236 мең сумнан артык акча сорала. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып СМС хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алсу Хәбибуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.