Балаларның җәйге ялы башланды. Ялны имин-файдалы итеп оештыруда өлкәннәр җаваплы.
Малай-кызларны миһербанлы, иманлы итеп тәрбияләү максатыннан берничә ел дәвамында җәйге айларда «Гаилә» мәчете каршында җәйге курслар оештырыла. 3-14 июнь көннәрендә 5-14 яшьлек малайлар әлеге курсларда гыйлемнәрен ныгыту белән бергә, ял да итәләр. Ә июнь азагында кызлар төркеме башлана.
Әлеге көннәрдә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, өстәлгә утырып эшлекле уеннар уйнау, төрле экскурсияларга бару, квестлар, спорт һәм иҗат эшләре көтә.