Хәвеф-хатәр, яки көтелмәгән хәл булса, зурдан кубып сөйлибез. Андый хәлгә барып җитүдән саклый торган гамәлләр дә бар. Башкалабызның “Гаилә” мәчетендә ышаныч телефоны Бөтенроссия проекты эшли башлады. Бу хакта тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Узган ел Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан “Изге әманәт” бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” номинациясе буенча “Гаилә” мәчете грант отты. Шул мөмкинлекне кулланып 2022 елдан “Гаилә” мәчетендә ышаныч телефоны — Бөтенроссия проекты тормышка ашырыла башлады.
«Гаилә» мәчете каршында «Адәм һәм Һава» гаиләне саклау үзәге алты ел эшләп килә. Әйтүләренчә, әлеге үзәктә атнага 3 гаилә нәтиҗәле киңәш ала. Халкыбызда элек-электән, нәсел-нәсәбәсен барлап гаилә кор дигән гыйбарә бар.
14нче февральдән „Гаилә дәресләре“ дип аталган вәгазь сөйләү курслары ачыла. Бүгенге көндә төзелеп килүче Мәдрәсә проектын төгәлләп, киләчәктә кризис үзәге турында да уйлыйбыз,-дип белдерде хәзрәт.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.