Казанның “Гаилә” мәчете гаилә кыйммәтләрен саклый торган үзәкнең берсе. Төрле яшьтәге кардәшләр өчен төркемләп дини гыйлем бирелә, гаилә бәйрәмнәре оештырыла. Тулырак алдагы видеоязмада.
«Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм һәм Һава» гаилә төзү һәм саклау үзәге инде алтынчы ел эшли. Шушы көннәрдә аның эшчәнлеге кысаларында мәчеттә түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуда дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, үрнәк гаилә корып яшәүчеләр катнашты.
Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә: “Гаиләне төзү генә җитми, аны саклап тору өчен көн дә үз өлешеңне кертү мөһим.”
«Адәм һәм Һава» гаилә төзү һәм саклау үзәге юнәлешен Гөлия ханым Әхмәрова җитәкли. Пандемия шартларында узакнын эшчанлеге сулпэнэеп торса да, чаралар янадан жанланып киткэн.
Бүгенге көндә яштән гаилә кормауның төп сәбәбе карьера төзү, белем алу, үз торагы булмау.Эмма мэхаббэттэ чиклэр юк.
Адәм баласының җаны гаиләдә генә ял итә, сөенә, тынычлана. Гаиләдә алган тәрбия, әхлакый сыйфатлар, әдәп нормалары кешене гомер буе озата бара.
Ләлә Зәйнуллина, Никита Граханцов, Татарстан яңалыклары.