Беренче баланы тудырган һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән федераль проект уңышлы тормышка ашырыла. Яшь гаиләләргә түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан республика бюджетыннан бирелә.
Әле кайчан гына бу гаилә бала белән бер бүлмәле фатирда яшәгән. Ипотекага сатып алынган йортка күченгәннәр, ремонтны да үзләре ясаган. Беренче баланы тудырган гаиләләргә бирелә торган дәүләт пособиесеннән файдаланганнар.
Беренче бала тудырган гаиләләрдән тыш, мондый түләүне күп балалы гаиләләр дә ала. Акчаны гаиләнең теләсә нинди ихтыяҗларына яки яңа торак сатып алуга тотарга мөмкин.
Киләсе елда өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен айлык пособие 720 сумга арта, барысы ун мең ярым сум чамасы була. Мондый карар илдә яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә кабул ителде.
Түләүне рәсмиләштерү өчен, элеккеге кебек документлар җыярга кирәкми-барысы да бик гади. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә, паспорт мәгълүматларын тутырырга гына кирәк, ә калган барлык мәгълүматлар базада бар инде.
Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.