Әгәр кечкенә ир бала әнисенә өйләнергә теләве турында белдерә, ә кыз әтисенә кияүгә чыгарга хыяллана икән, димәк, бу балаларның Эдип һәм Электра комплексы башланганын аңлата. Мондый тәртип, әлбәттә, ата-аналарда күп сораулар тудыра. Бу очракта гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләрне ничек саклап калырга? Проблеманың дөрес чишелеше турында психология белгече Вәсилә Шәмсевалиевадан белербез.