Узган якшәмбедә барлык Ислам дөньясы Рамазан аен тәмамлап, Ураза гаетен бәйрәм итте. Гает бәйрәме көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәте Йортында Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кыен вакытта мөселман иҗтимагый оешмалары алып барган хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Камил хәзрәт Рамазан аеның республикада, илдә һәм дөньяда катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә туры килүенә карамастан, 30 көн Татарстан өммәте өчен уңышлы узды, дип сөйләде. Быел «Рамазан — игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны да киң колач белән узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтиятнең соңгы елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. Каләм Шәрифнең мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре басылып чыкканлыгын һәм Мәскәүдә, шулай ук Махачкалада татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителгәнлеген әйтте. 2020 ел Татарстанда мөфтият тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Республика мәчетләрендә оештырылган татар теле курслары нәтиҗәле уза.