Татарстанлылар табигатьне саклау законнарын бозган өчен 52 миллион сум штраф түли.
Бу санны Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Экология министрлыгы вәкиле китерде. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә тәртип бозулар күбрәк теркәлгән. Кышкы чорда тиешсез урыннарга кар ташлау очраклары да күзәтелә. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Гектарга якын мәйдандагы санкцияләнмәгән кар чүплегенә экология министрлыгыннан берничә тапкыр килеп, берничә тәртип бозучыны да тотканнар. Хәзер монда кар ташудан туктаганнар. Тик анализ нәтиҗәләре хәвеф тудыра — 4 класслы кар көртләре.
Иң куркынычы-кар-реагентлар белән пычранган. Ул гади кардан аерылып тора, әгәр аны вакытында җыештырып алмасалар, язын эреп, Казансуга агу куркынычы бар.
Экологлар әлеге җир участогы өчен җаваплы итеп Казанның Совет районы Башкарма комитетын билгеләде, аларга биредә тәртип салырга куштылар. Бу беренче генә очрак түгел. 2021 елда гына да 4 мең ярымга якын санкцияләнмәгән чүплекләр теркәлгән.
Ачыкланган барлык закон бозулар да аларны бетерүне даими контрольдә тоту өчен махсус картага кертелә. Экологлар берничә дистә ел элек барлыкка килгән проблемалар өстендә дә эшли. Әйтик, Казанда янында чүп-чар полигоннарын, чистарту корылмаларын реконструкциялиләр..Гомумән алганда, соңгы ике елда республикада 10 миллиард сумга якын табигать саклау чаралары гамәлгә ашырылган.
Быелдан башлап Татарстан «Россия территориясен суларның тискәре йогынтысыннан саклау турындагы” яңа федераль проектта катнаша, ә 2024 елга кадәр тагын 64 чара планлаштырылган. Финанслауның гомуми күләме 13 млрд. сумнан артып китә.
Ләлә Зәйнуллина, Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.