Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды.
Комиссия утырышына видеоэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары да кушылды. Төп тема – агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чаралары.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты
Безгә бу теманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрергә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына чыгарга кирәк, вәзгыять бик кискен. Без 2010 елны барыбыз да хәтерлибез. Ә быелгы вәзгыятьнең әлегә ничек булачагын белмибез.