Дүрт сәгатьлек психологик тест, спорт нормативлары. Казанда Оборона министрлыгы югары уку йортларына керергә теләүчеләрнең сынаулары бара. Гадәти булмаган имтиханнар турында киләсе сюжетта.
Гәүдәне төз тотып, турникта кимендә егерме тапкыр күтәрелергә кирәк. Хәрби уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә таләпләр каты. Кагыйдәләрне иднеңоборона министрлыгы билгеләгән.
Булачак танкистлар, элемтәчеләр, десантчылар – хәрби училищега керү өчен имтиханнарда күп бал җыюдан тыш, физик яктан да яхшы әзерлектә булырга тиешләр.
Моңа кадәр спорт нормативларын уку йортларының үзләрендә тапшыралар иде. Ковид үзгәрешләр керткән.
Татарстаннан мең егет һәм кыз барлык төрдәге, шулай ук аерым төр гаскәрләрнең 35 хәрби оешмасына сайлап алына. Арада 150 яшь армияче дә бар…
Конкурстан узучыларны кабул итү 21 июльдә башлана. Сүз уңаеннан, физик сынаулардан тыш, абитуриентларны психологик яктан да сыныйлар. Берничә сәгать эчендә якынча мең төрле сорауга җавап бирергә кирәк.
Вадим Струминский, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.