Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында, премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән. Алар арасында театр, әдәбият, музыка, сынлы сәнгат өлкәсеннән вәкилләр, фоторәссамнар бар. Лауреатлар традиция буенча бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне ягьни 26 апрельдә игълан ителә.