«Фарид Мухаметшин: виражи судьбы» . Республика парламенты рәисенең 75 еллык юбилеена багышланган китап әнә шулай атала. Татарстан Милли китапханәсендә басманы тәкъдим иттеләр.
Документаль материалларга нигезләнеп язылган басмада Фәрит Мөхәммәтшинның токарь һөнәрен үзләштергән укучыдан башлап, Халыкара дәрәҗәдәге сәясәтче булып формалашуына кадәрге гаҗәеп язмышы чагылыш тапкан.
Асылда, китап юбилярдан тыш, республиканың төзелеш һәм үсеш тарихы турында да. Эчтәлекле мәкаләләргә бай, ачык фотосүрәтләр белән бизәлгән. Басма битләрендә Фәрит Хәйрулла улы, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, Россия дәүләт эшлеклеләре, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, шулай ук республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның истәлекләре урын алган.
Президент Фәрит Мөхәммәтшинга «Дуслык» орденын тапшырды,. Парламент рәисе Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировтан Салават Юлаев орденын алды. Бүләкне Фәрит Мөхәммәтшинга хезмәттәше Константин Толкачев тапшырды.