Зур югалту. Күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) каты авырудан соң, 80 яшендә вафат булды.
Гәрәй Рәхим гомеренең соңгы сулышына кадәр милләт, халык, тел, рухи байлык турында кайгыртып яшәгән шәхес….
Ул төрле елларда “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор, Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара. Шулай ук Гәрәй Рәхим «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып та эшли.Ул шигърият, проза, драматургия жанрларында язучы әдип буларак танылды.
Аның күңеле еласа да ул һәрвакыт шат йөзле, күтәренке кәеф бүләк итүче илаһи зат иде дип искә ала аны чордашлары.
Соңгы юлга каләмдәшләре аның үзе язган шигырьләре астында озатты.
Татар халкының бөек шәхесләренә багышланган китапларны әзерләүдә дә Гәрәй Рәхим иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Зур эз калдырган олы шәхес беркайчанда беренче чиратта үзе турында уйламый. Аның бар уе әдәбият, сәнгать, халкыбыз турында була. Халык та мәңгегә якты бер йолдыз итеп күңелендә саклар Сезне Григорий Василий улы.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.