Быел эшләпәлеләр, яңгырларның сирәк булуы сәбәпле, зур уңыш белән сөендермәсәләр дә, кәрҗин-чиләкләрне тутырып була, диләр гөмбәчеләр. Ә Яңа Мәртле авылына кунакка кайткан Елена Маскеева гөмбәгә барганда безнең хәбәрчебезне дә ияртте.
Ульяновск шәһәрендә яшәүче Елена гөмбә җыярга туган авылына махсус кайта. Әтисе өйрәтүе буенча сигез яшеннән гөмбә таный башлаган хатынның үзе генә белгән урыннары бар. Хәзер биредә аккош гөмбәләр – белянкалар үрчегән вакыт. Баксаң Елена гаиләсе җәй башыннан бирле эшләпәлеләр белән сыйланалар икән.
Бүген Елена авыл янындагы агач утыртмаларына аккош гөмбәләр артыннан килде. Алар быел монда бихисап. Елена әйтүенчә, гөмбәләрне яңгыр яуганнан соң өч көн үткәч җыярга чыгарга кирәк. Ә аннары аларда токсиннар туплана башлый. Ә җыеп кайткан уңыштан сезонга йөзләп банка консервлый. Гөмбәне эшкәртүнең үз тәртибе бар, ди ул.
Елена Леонидовна әйтүенчә, гөмбә банкаларын япканнан соң утыз өч көн үткәннән соң гына ашау өчен кулланырга ярый.
Рөстәм Әхмәдуллин, Кайрат Дәүләтбаев, Татарстан яңалыклары.