Гөмбә ашап агулану очраклары теркәлгән. Ике кешены авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Хәзер пациентлар хастаханәдән чыккан инде. Ә табиблар соңгы яңгырлардан соң, гөмбә ашап агуланучылар булмасын иде, дип, саклану чараларын күрергә өнди. Тулырак киләсе репортажда.
Соңгы яңгырлардан соң, урманнарда гөмбәләр үрчеде. Айрат Бикчәнтәев соңгы тапкыр кәрҗинне 20 минут эчендә тутырган. Урман хәзинәләрен 10 елдан артык җыя, шулай да кайчак күңелендә шик туа.
Айрат Бикчәнтәев гөмбәне олы юлдан, торак пунктлардан ерак урыннардан гына җыя. Җәйге чорда, яңгырдан соң гөмбәләр үрчегән кебек, агулану очраклары да арткан. Сезонда 30-40 кеше зыян күрә. Иң куркынычы – ак чебен гөмбәсе. Кечкенә генә кисәге дә эчке органнарны зарарлый, күңел болгана, хәлсезләндерә.
Гөмбәне базарда яки сайтларда игъланнар буенча сатып алу-куркынычлы. Сатучыларның күбесендә ашамлыкның сыйфаты турында документлар юк. Гөмбәчеләр өчен махсус кушымталар да эшләнгән.
Әмма бернинди кушымта да тулы гарантия бирә алмый. Сезон башыннан бирле ике пациент гөмбә бедән агуланып, 7 хастаханәгә эләккән инде. Җыелган уңышны эшкәртүгә дә сакчыллык белән якын килергә кирәк. Күп ашау да зыянлы. Мондый очракларда иң тәмле гөмбәләр дә организмга зыян китерергә мөмкин.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.