Телевидение журналисты, безнең элеккеге хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Зиннәтуллина, озакка сузылган каты авырудан соң, вафат булды. Ул 47 ел гомерен Татарстан телевидениесенә багышлады, “Чулпан”, “Иртә түгел, соң түгел”, “Яшәү яме”, “Бергәләп өйрәник” дигән популяр тапшырулар әзерләп, алып барды. Гөлнара Зиннәтуллинаның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.