15-16 нчы июнь көннәрендә Габдулла Кариев театры Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Болгар чоры шагыйре Кол Галинең 13нче йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш ярдәмендә яңача ача. «Йосыф» спектакле – драматургия, электрон музыка һәм заманча хореография бәйләнеше. Спектакльнең асылы – яшь тамашачыларга һәр кешенең күңелендә яктылыкка һәм изгелеккә урын барын искәртү, бу хакта тормыш агышында онытып җибү хас. Ләкин иман һәм борынгы ядкарьләр безгә юл күрсәтә. Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия булган Йосыф бүгенге катлаулы дөньяда яхшылык үрнәге булып тора. Ничәмә-ничә гасыр узуына карамастан, кешелек өчен бу сыйфатларның кадере үзгәрешсез кала. Спектакль өчен язылган көйләр фон өчен генә түгел, образ буларак бара.
Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну – борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән шуларны җиткерү максат булып тора.