Республика мәдәният министрлыгы, сынлы сәнгать музее, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә
тарих институтында татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция узды. «Мирас һәм заман: сәнгатьтә һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру проблемалары» дигән Халыкара фәнни конференция быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Америка Кушма штатлары, Нидерланд, Швейцария, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Россия төбәкләреннән барлыгы 40 галим катнашты. Аларның унбише докладларын онлайн рәвештә сөйләде.