Казан татарларының авыл йортлары архитектур бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән сәнгать белгече, архитектор, Фуад Вәлиевнең тууына – 100 ел.
Шул вакыйга уңаеннан Казанда милли сәнгать торышына кагылышлы фәнни чаралар үтә. Бүген конференциянең беренче көне. Бу хакта тәфсиләбрәк Татар-информ агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.