Яз җитте, кояш якты нурларын көннән-көн мулрак сибә. Җылы көннәр зоппарктагы җәнлекләрне дә тирән кышкы йокыдан уятты. Алар арасында Фомка кушаматлы аю да бар.
Язга беренче адымнар. Кышын аю ябык читлектә татлы йокыга талган иде. Аңа берәүдә комачаулык итмәде. Хәзер читлекне ачып куйганнар, аю кояшка карап назлана.
Беренче эш итеп аю кояшта ял итә, аркасындагы йонын ышкый. Быел вакытыннан беркадәр иртәрәк уянган, бу үз ирке, үз теләге.
Фомка кушаматлы аюга хәзер 20 яшь, олыгаеп бара инде. Шулай да Фомка яшенә карата бик актив, кәфе дә күтәренке. Аппетиты да бик шәп. Беренче вакытта аның рационында җиңел ризыклар –кишер, икмәк булачак. Ашказаны-эчәк эшчәнлеген тиешенчә башлап җибәрү өчен күчеш вакыты кирәк. Тиздән Фомка рационына ит тә өстәлә.
Елизавета Жукова, Татарстан яңалыклары.