Яңа уку елы башланырга бер атнадан артык вакыт калып бара. Укучылар каникулның соңгы көннәреннән ләззәт алган арада, флористлар Белем көненә әзерләнә инде. Чәчәк букетларына импортны алыштыру элементлары кертелә. Чәчәкләр вальсы нинди булыр дип көтелә? Чалыдан әзерләнгән язманы карагыз.
Әлегә чәчәкләргә ихтыяҗ зур түгел, ә заказлар килә, диләр флористлар. Күпләр 1 сентябрьгә алдан әзерләнә. Әгәр элек төрле төсле чәчәкләрне сайласалар, хәзер тематик букетлар популяр. Кагыйдә буларак, сусыл төсләргә — хризантемнарга, розаларга өстенлек бирәләр.
Хәзер, алдагы еллардан аермалы буларак, кибетләрдә Россия чәчәкләре күп. Эшмәкәрләр шул рәвешле импортны алыштыру проблемасын хәл иттеләр. Чәчәкләрдәге җитешсезлекләрне күреп булмый, диләр чаллылылар. Ата-аналарның күпчелеге өчен букетны 1 сентябрьгә сатып алу традициягә кергән.
Бәяләр төрле, ди сатучылар. Бер чәчәкнең минималь бәясе уртача йөз сум, композицияләргә алтмышка кадәр чәчәк керә. Барысы да сатып алучының теләгенә карап ясала. Көзге тематик буклетларны флористлар алдан ук заказ бирергә киңәш итә. Ажиотажны алар 1 сентябрьгә фаразлый.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.