Бүген шушы минутларда республика министрлар кабинетында Татарстан Республикасы финанслар министрлыгының федераль салым хезмәте идарәсе, федераль казначылык идарәсенең 2023 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм республиканың финанс казначылык һәм салым органнарының киләсе 2024 елга бурычлары буенча берләштерелгән коллегия утырышы бара. Утырыш эшен Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә, Россия финанслар министры Антон Силуанов катнаша.