Быел «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан мәшһүр әдипләргә багышланган кичәләр оештырыла.Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татар дәүләт филармониясе бүген репрессия вакытында нахакка рәнҗетелгән Хәсән Туфан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрә. Күренекле җырчылар, нәфис сүз осталары, әдипләр башкаруында Хәсән Туфан шигырьләрен, җырларын башкара, шагыйрь турында истәлекләр сөйләячәк..
Бүген башкалабыз Казанда мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанны искә алалар. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татар дәүләт филармониясе «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан Хәсән Туфан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итә. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәсән Туфанга багышланган бәйрәм концерты узачак.Күренекле җырчылар, сүз осталары, әдипләр башкаруында Хәсән Туфан шигырьләре һәм аларга язылган җырлар, шагыйрь турында истәлекләр булыр дип көтелә. Чара бүген сәгать кичке җиденче яртыда булачак. Татар дәүләт филармониясенә рәхим итегез.