“Татарстан” телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Фидакарьләр” дип аталган радио-тапшырулар циклы башлап җибәрде. Фидакарьләр кемнәр?Автор нинди максат куйган? Әлеге сорауларга җавап Мөршидә Җиһан репортажында.
Фидакарь дип үзен аямаучы, чын күңелдән үз эшенә бирелгән кешеләрне атыйлар. Бу сыйфатка иң лаеклы һөнәр ияләре — укытучылар. Исеме җисеменә туры килеп торган проектның авторы Раил Садри.
Радиотапшыруның беренче кунагы ярты гасырдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән мөгаллимә Рәмзия Муллаәхмәтова.
Дәвамлы тапшыру атнага бер эфирга бирелеп барыла. Ел дәвамында 48 тапшыру әзерләнә дип белдерде автор. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга килүче укытучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә барлана. Студиягә чыгыш ясарга татар телендә төгәл фәннәрне укытучылар да чакырыла.
Татарстан радиосының Фидакарьләр проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Укытучы хезмәтен укытучы көне дип аталган бәйрәм белән генә чикләнмии. Төрле заман авырлыкларын җиңеп үз хезмәтләрен фидакарьләрчә башкарган ветеран укытучылар һәдаим хөрмәткә лаек. Аларның әйтер сүзе бар, тәҗрибәсе дә саллы.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.