Шушы көннәрдә Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты узды.Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетына Фестивальгә килүче кунакларны әнә шулай каршы алды Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кунакларын әнә шулай каршы алды.
Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университеты оештырды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән фестивальнең әһәмияте искиткеч зур, чөнки бергә дус, тату, матур яшәгәндә генә, бөтен проблемаларны хәл итеп була», — дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Студентларның гала–концертында чыгыш ясаучы рәсми кунаклар студентлар фестивален киләчәктә даими үткәрергә кирәклеген искәртте.
Этномәдәни чарада Казан шәһәренең сигез югары уку йортыннан йөздән артык студент катнашты.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.