Быел якташыбыз, күренекле опера җырчысы Федор Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль 40 нчы тапкыр уза.
Опера һәм балет театрында күргәзмә ачылды. Ул президентның мәдәни инициативаларны яклау фонды булышлыгы белән әзерләнгән. Күргәзмәдә опера фестиваленең тарихы чагылыш тапкан. Театр музее архивында сакланган, матбугатта басылган фоторәсемнәр, язмача материаллар аша фестивальнең үсеш этаплары күренә. Фестиваль Россиядә дә, чит илләрдә дә зур ихтирам казанды.
Күргәзмәдә шулай ук Федор Шаляпинның иҗатына, опера һәм балет театрының төп вакыйгаларына багышланган рубрикалар да тәкъдим ителгән.