Хәзер Татарстанда социаль ипотекага документларны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Мәгълүматларны бирү өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. Яңа функциядән 200 кеше файдаланган инде. Программаның өстенлекләре турында чираттагы язмада.
Тагын бер уңайлык артты. Социаль ипотекага фатирга чиратка басу өчен хәзер документларны дистанцион рәвештә биреп була. Торак шартларын яхшырту буенча иң масштаблы программаларның берсе гадиләштерелгән форматка күчә.
Барлык этаплар да электрон рәвештә. Гариза Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә. Шәхси мәгълүмат, керемнәр, мәшгульлек турында белешмәләр тутырыла. Хәзер социаль ипотекага документлар исемлеге дә кимегән. Кайбер мәгълүматларны система үзе ведомстволардан соратып ала.
Гариза 30 көн эчендә карала. Ә кәгазь вариантларга ияләшкән кешеләрне күп функцияле үзәктә көтәләр. Татарстанда социаль ипотека программасы бик популяр. Ел саен өч меңгә якын гаилә фатир ала. Санкцияләргә карамастан, фатир алу кагыйдәләре үзгәрмәде.
Фатирлар “Салават күпере » торак комплексында бирелә. Биредә төзелеш өчен урыннар бар. Республика клиник хастаханәсе янында да йортлар төзи башлыйлар.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.