Татарстандагы барлык проблемалы йортларны быел куллануга тапшырырга тиешләр. Бу хакта республиканың өлешләп акча кертүчеләргә ярдәм фондыннан җиткерделәр.
Түбән Камада исемлектә 2 йорт кимегән. Реестрда тагын Казандагы 5 объект бар. “Мелодия”, Жардин торак комплексларында йортларны тапшырырга әзерләнәләр. Гадел Кутуй урамындагы “Поколоние” дип аталган торак- комплексында өлешләп акча кертүчеләргә компенсация түлиләр. “Золотая середина” комплексында зыян күрүчеләрнең хокукларын кайтарырга тырышалар. Анда артык катларларда фатирлар төзеп, аларны сатарга өлгергәннәр. Компенсация өчен кешеләргә ике йорт салына. МЧС торак комплексында машина урыннары буенча да торак хуҗаларының хокукларын кайтаралар.